news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бикбау авыл җирлегендә үзара салым акчасына мөһим мәсьәләләр хәл ителә

Барлык үзара салым 750 мең сум тәшкил итте.

(Минзәлә, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Бикбау авыл җирлегендә 2018 елгы үзара салым һәр кешедән 500 сум исәбеннән 150 мең сум җыелды, республика бюджетыннан 600 мең сум бирелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Барлык үзара салым 750 000 сум тәшкил итте. Бу акча Бикбаудагы су скважинасына лицензия алуга, санитар саклау зонасы булдыруга, Бикбау, Куян, Ахматовка авылларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына юнәлтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot