news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бик начар саклану җиңелүгә китерде – Евгений Пашутин

УНИКС баскетбол командасы баш тренеры, көндәш көчле булса да, серияне коткару өчен тагын бер уен барлыгын ассызыклады.

Бик начар саклану җиңелүгә китерде – Евгений Пашутин
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). УНИКС баскетбол командасы баш тренеры Евгений Пашутин Бердәм лиганың 1/4 финал раундында "Локомотив-Кубань" командасына каршы өченче уеннан соң (71:83), җиңелүгә китергән сәбәпләрне бәян итте.

"Бүген без бик начар сакландык. Көндәшкә 83 очко җыярга мөмкинлек бирдек, күп кенә көрәштә оттырдык. "Локомотив-Кубань" составында Тейлор Рочести (ул кичәге уенда 21 очко җыеп, иң нәтиҗәле уенчы булды – ТИ) икенче уен рәттән үз артыннан командасын ияртеп бара. Ә бездә аны туктатырлык табып булмый. Евгений Воронов, Антон Понкрашов һәм Хоакин Коломны аңа каршы кулланып карадык. Ләкин ул яхшы формада һәм безнең барлык уенчыларны да алдый", – диде Евгений Пашутин.

УНИКС баскетбол командасы баш тренеры, көндәш көчле булса да, серияне коткару өчен тагын бер уен барлыгын ассызыклады.

"Локомотив-Кубань" бүген көчлерәк иде. Ләкин безнең тагын бер уен бар әле. Кабатлап әйтәм, безгә көчлерәк сакланырга кирәк", – диде Пашутин.

news_right_1
news_right_2
news_bot