news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бик борынгы аквариум” дигән яңа интерактив экспонатны тәкъдим итү чарасы була

Идел буе төбәгендә бу беренче проект санала

 (Казан, 3 март, “Татар-информ”). 5 март көндезге 2 дә Татарстанның Табигать тарихы музеенда “Бик борынгы аквариум” дигән яңа интерактив экспонатны тәкъдим итү чарасы була.

Анда килүчеләр борынгы океан төбен күрәчәк һәм динозаврлар барлыкка килгәнче үк безнең планетада яшәгән гадәти булмаган җан ияләре белән таныша алачак. Теш казналыгы булмаган борынгы балыклар, зур акулалар азык эзләп, ерак араларны үткәне мәгълүм.

Девон һәм пермь чорындагы диңгез фаунасын тәшкил итүчеләр 3D-монитордагы «аквариум»да йөзеп йөриячәк. Гадәти музейны карау борынгы заман су асты дөньясын күзәтү буенча мавыктыргыч сәяхәткә әйләнәчәк, дип вәгъдә бирә музей хезмәткәрләре. Әлеге балыкларны яңа интерактив экспонат ярдәмендә шул заманда үзләре тукланган ризыклар белән ашатып булачак.

“Бик борынгы аквариум” проекты «EligoVision» компаниясе һәм Татарстанның Табигать тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә эшләнелгән һәм ул Идел буе төбәкләрендә беренче булып оештырыла, диелә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot