news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бигеш”тән Алабугага, Әлмәткә һәм Ижевскига автобуслар җибәрү планлаштырыла

Быел аэропорттан Түбән Камага шаттл йөри башлаячак.

“Бигеш”тән Алабугага, Әлмәткә һәм Ижевскига автобуслар җибәрү планлаштырыла
Султан Исхаков

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел “Бигеш” аэропортыннан Түбән Камага автобус җибәрү планлаштырыла. Шулай ук планда Алабугага, Әлмәткә һәм Ижевскига да автобуслар җибәрү карала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Бигеш” аэропорты коммерция директоры Феликс Козлов җиткерде.

“Аэропорт эшчәнлеге яхшы барсын өчен транспорт белән яхшы тәэмин ителеш кирәк. “Бигеш” аэропорты берничә шәһәр юлы чатында урнашкан. Без Чаллыдан һәм Түбән Камадан бер үк ераклыкта диярлек. Алабуга белән Әлмәт чак кына арырак”, - дип билгеләп үтте спикер.

Ул узган ел аэропорттан Чаллыга шаттл йөри башлавын җиткерде.

“Быел “Бигеш” аэропортыннан Түбән Камага автобус җибәрү планлаштырыла. Без мэрия белән бу мәсьәләдә хезмәттәшлек алып барабыз һәм җәй айларында бу шәһәргә дә шаттл җибәрергә уйлыйбыз, - дип сөйләде Козлов. – Ижевскиның үзенең халыкара аэропорты юк, шунлыктан чит илгә очучы Удмуртия пассажирлары Татарстан аэропортлары хезмәтеннән файдалана”.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot