news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Бигеш" Россиянең иң яхшы аэропорты исеменә дәгъва кыла

Быел Татарстанның Түбән Кама "һава капкасы" елына 10 миллионга кадәр пассажир әйләнешле категория номинацясендә билгеләнгән.

"Бигеш" Россиянең иң яхшы аэропорты исеменә дәгъва кыла
Михаил Захаров

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). "Бигеш" аэропорты “Россия һава капкалары” дүртенче илкүләм премиясе кысаларында Россиянең иң яхшы аэропорты номинациягә дәгъва кыла. Бу хакта “Вести КАМАЗа” яза.

"Бигеш" инде 2015 һәм 2016 елларда “Россиянең иң яхшы аэропорты” номинацясендә җиңү яулаган иде. Быел Татарстанның Түбән Кама "һава капкасы" елына 10 миллионга кадәр пассажир әйләнешле категория номинацясендә билгеләнгән.

“Россиянең иң яхшы аэропорты” премиясе аэропортларның пассажирларны үткәрү дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Экспертлар авиакомпанияләрнең пассажирлар һәм самолетларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяли. Бәяләмәдә операцион күрсәткечләр, транспорт куркынычсызлыгы, аэропортларның гомуми эшчәнлеге исәпкә алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot