Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Бигеш” һәм “Казан” аэропортларында 7 меңнән артык рейс контрольга алынган
Нәтиҗәдә, 400 кг нан артык ит һәм сөт продукциясе, 4 тоннадан артык карантин салынган продукция юкка чыгарылган
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда “Бигеш” һәм “Казан” аэропортларында 7 меңнән артык рейс контрольга алынган. Нәтиҗәдә, 400 кг дан артык ит һәм сөт продукциясе, 4 тоннадан артык карантин салынган продукция юкка чыгарылган. Бу хакта бүген Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе Нурислам Хәбипов белдерде.
Аның сүзләренчә, 2014 елда күзәтчелек органнары белгечләре авиапассажирларның 900 мең букчасын һәм багажын тикшергән. Нәтиҗәдә, 400 кг дан артык ит һәм сөт продукциясе, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Әзербайҗаннан ветеринар һәм фитосанитар таләпләрне бозып кертелгән 4 тоннадан артык продукция юкка чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз