news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бигеш авылы китапханәсендә Зәйнең 370 еллыгына багышланган күргәзмә эшли

Күргәзмәдә Зәй районы күренеклеләре турында китаплар урын алган.

(Зәй, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Бигеш авылы китапханәсендә Зәйнең 370 еллыгы уңаеннан китап күргәзмәсе эшли.

Күргәзмәдә Зәй районы күренеклеләре турында китаплар урын алган, диелә хәбәрдә.

Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш мәктәбенең 125 еллыгы уңаеннан «Бигешем — яшел бишегем, мәктәбем — яшьлегем тугае» дип исемләнгән китап күргәзмәгә үзенчәлек өсти. Аның автор-төзүчесе — Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин.


news_right_1
news_right_2
news_bot