news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бигеш» аэропортыннан Ташкентка рейслар туктатылды

Даими эчке рейслар тулы күләмдә башкарыла.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). «Бигеш» аэропортыннан Россия белән Үзбәкстан арасында авиаэлемтәне чикләү аркасында Ташкентка авиарейслар туктатылды. Бу хакта «Татар-информ»га аэропорт матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә <…> Мәскәү вакыты белән 00.00 сәгатьтән 2020 елның 23 мартында Россия Федерациясе территориясеннән чит дәүләтләр территориясенә авиапассажирлар йөртүне вакытлыча чикләү кертелә», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Үзбәкстан башкаласына яңа рейс 16 мартта ачылды.

Бүгенге көндә «Бигеш» аэропортыннан очышларның көзге-кышкы расписаниесе рейсларын үтәү дәвам итә. Даими эчке рейслар тулы күләмдә башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100