news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бигеш аэропортыннан Истанбулга туры авиарейс кабат ачыла

189 кеше утырта ала торган Boeing 737-800 лайнерлары атнага өч тапкыр Төркиягә очар дип көтелә.

Бигеш аэропортыннан Истанбулга туры авиарейс кабат ачыла
Михаил Захаров

(Казан, 24 июл, "Татар-информ"). Бигеш аэропортыннан Төркиянең Истанбул шәһәренә туры авиарейслар кабат ачыла. 27 октябрьдән башлап Nordwind Airlines авиакомпаниясе Төркиягә рейслар булдыра. Бу турыда аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Рейслар даими була. Бу маршрутта 189 кеше утырта ала торган Boeing 737-800 лайнерлары очачак", диелә әлеге хәбәрдә.

Очышлар атнасына өч тапкыр булыр дип көтелә. Борт Бигеш аэропортыннан 10.20 сәгать очып китәчәк һәм Истанбулга 14.30 сәгатьтә барып җитәчәк. Самолет Истанбулдан 16.00 сәгатьтә очар һәм Түбән Камага 19.50 сәгатьтә кайтып җитәр дип планлаштырыла.

2014-2015 елларда Бигеш аэропортыннан Истанбулга очышларны Atlas Global авиакомпаниясе башкарган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot