Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Бигеш" аэропортында пассажир агымы 2017 нче елның февралендә 71 процентка арткан
2017 нче ел йомгаклары буенча пассажир агымы эчке һәм халыкара юнәлешләрдә 416 меңгә артыр дип фаразлана.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). "Бигеш" халыкара аэропортында 2017 нче елның февралендә пассажир агымы 71 % ка арткан, бу узган ел белән чагыштырганда 40,05 мең кешегә артык дигән сүз. Бу хакта "ТАСС" мәгълүмат агентлыгына аэропорт мәгълүмат үзәге хәбәр иткән.
2017 нче ел йомгаклары буенча пассажир агымы эчке һәм халыкара юнәлешләрдә 416 меңгә артыр дип фаразлана.
Гыйнвар аенда Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча "Бигеш" аэропортының чиста кереме 233 млн. сумны тәшкил итәргә тиеш дип хәбәр иткән иде. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7 тапкырга артык.
1971 нче елда төзелгән "Бигеш" халыкара аэропорты Кама елгасы буенда Тукай районында урнашкан. Ул Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренә хезмәт күрсәтә. Аэропорттан 35 мең ераклыкта “Алабуга“ Россиянең иң эре махсус икътисади зонасы урнашкан. Аэропорт төрле типтагы һава очкычларын кабул итә ала, шул исәптән Boeing-737 һәм Airbus A320 авиалайнерларын. Аэропортның хосусый милек иясе булып "КАМАЗ" автозаводы санала.
2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча пассажир агымы 380,99 мең кеше тәшкил иткән. Бу 2015 нче ел белән чагыштырганда 4 процентка артык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз