news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бигеш» аэропортына утырганда «Победа» авиакомпаниясе самолетына кош бәрелгән

Пассажирларны Сочига резерв рейс белән озаттылар.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Победа» авиакомпаниясенең Сочи – Түбән Кама рейсы самолеты «Бигеш»кә утырган вакытта кош белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Якшәмбе көнне, 15 сентябрьдә, Сочи – Түбән Кама рейсы вакытында «Победа» авиакомпаниясенең һава судносына кош бәрелеп китте. «Бигеш» аэропортына утырту штат режимында узды», - диделәр аэропорт матбугат хезмәтендә.

«Внуково»дан лайнерны карау өчен компания белгечләре җибәрелде. Самолетта төзексезлек табылмады. Шуннан соң һава судносына база аэропортына очуга рөхсәт алынды.

Пассажирларны Сочига резерв рейсы белән озаттылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100