news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бигеш” аэропорты язын Екатеринбургка, Минераль Суларга һәм Даламанга рейслар ачачак

Очышлар CRJ-200 самолетларында башкарылачак.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). “Бигеш” аэропорты өч яңа юнәлешкә рейс ачачак. Март аенда Екатеринбург, Минераль Суларга һәм Даламанга рейслар булачак, дип хәбәр итә “Челнинские известия” басмасы.

Екатеринбургка очышлар 7 марттан старт ала һәм алар чәршәмбе, якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Минераль Суларга 6 марттан сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачаклар. Очышлар CRJ-200 самолетларында башкарылачак.

Шулай ук май уртасында Төркия шәһәре Даламанга чартер рейслар ачыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot