news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бигеш" аэропорты Яр Чаллыга кадәр автобус рейслары ачып җибәрә

Әлегә шәһәрдән аэропортка шәхси транспортта яки таксида гына барып була.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 3 апрельдә "Бигеш" аэропорты Чаллы мэриясе ярдәме белән "Яр Чаллы - "Бигеш" аэропорты автобус муниципаль ара маршруты (SkyBus) ачып җибәрә. Бу хакта "Бигеш" Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көтелгән автобус маршруты тиз һәм арзан бәядән "Бегиш"кә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, хәзер анда шәхси транспортта яки таксида гына барып була.

"Яр Чаллы - "Бигеш" Аэропорты” маршруты буенча йөрәячәк автобус рейсларын "ГК "Альтекс “ҖЧҖ оештырачак. Автобус Тынычлык проспектыннан “Уют” кафесына кадәр барачак. Юлда булу вакыты - 1 сәгать. Юл бәясе - 100 сум.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100