news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бигеш” аэропорты пассажирлар һәм йөк ташу күләмен арттыра

Апрельдә пассажирлар агымы 18 мең 765 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 70,2 процентка артык

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). “Бигеш” аэропорты пассажирлар йөртү күләмен арттыра. Апрельдә пассажирлар агымы 18 мең 765 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 70,2 процентка артык, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Башка җитештерү күрсәткечләренең үсеше дә билгеләп үтелә. Мисал өчен, быелның апрель аенда “Бигеш” аэропорты тарафыннан ташылган йөкнең күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 26,3 процентка арткан. Март аенда очышлар саны 2009 елның шул чорына караганда 40 процентка диярлек күбәйгән һәм 242 гә җиткән.
Апрель аенда «ЮТэйр», «Авианова», «Оренбургские авиалинии», «АкБарсАэро», «Татарстан» авиакомпанияләре үз күрсәткечләрен сизелерлек арттырган. “Бигеш” аэропорты белгечләре очышлар географиясен киңәйтү һәм гамәлдәге юнәлешләрдә рейслар ешлыгын арттыру буенча актив эш алып бара.


news_right_1
news_right_2
news_bot