news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бигеш» аэропортындагы өч кафега санитария таләпләрен бозган өчен штраф салынган

Кама транспорт прокуратурасы «Бигеш» аэропортындагы өч кафеда санитария таләпләренең җитди бозылуын ачыклаган. Бу хакта «ntr-24.ru» хәбәр итә.

Тикшерү барышында җәмәгать туклануы урыннарында саклау вакыты чыккан азык-төлек, шулай ук аларны тиешенчә сакламау очраклары ачыкланган. Ризык һәм эчемлекләр билгеләнгән температура режимын бозып сакланган. Бу пассажирлар һәм аэропорт хезмәткәрләре сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудырган.

Прокуратура таләбе буенча барлык кимчелекләр дә кичекмәстән бетерелгән. Кама транспорт прокуроры җәмәгать туклануы урыннары җитәкчеләренә ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр юллаган.

Прокурор тикшерүе материаллары нигезендә, вазыйфаи затлар санитария таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Нәтиҗәдә, аларга 40 мең сум күләмендә штраф салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot