Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектауның Ташлы Кавал авылында «Моабит дәфтәре» скульптурасын ачу тантанасы үтәчәк
Биектау районының Ташлы Кавал авылы мәдәният йорты янында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Моабит дәфтәре» скульптур композицияне ачу булачак. Тантана 25 апрельгә билгеләнгән.
«Безнең авылда туып-үскән эшмәкәр, иганәче Рифат Рәшит улы Исламов, авылыбызны тагы да ныграк матурлау һәм ямьләндерү теләген белдерде. Ул чишмәләр төзекләндерүдә, мәчетләр төзүдә катнашкан кеше. «Егет сүзе бер булыр» дигәндәй, мәчет янәшәсенә кич белән яна торган ярымай һәм эскәмия ясатып куйды. Шуннан соң Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан мәдәният йорты алдында да скульптура булдыру ниятен әйтте. Бергәләп киңәшләшеп, фикерләшеп, Советлар Союзы Герое, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең данлы «Моабит дәфтәрләре»н эшләргә булдык. Аны Рифатның абыйсы – эретеп ябыштыру остасы Ринат Вилданович тимердән ясады» – дип сөйләде Ташлы Кавал җирлеге башлыгы Илнур Хәйбуллин «Татар-информ»га.
Илнур Хәйбуллин
Шулай ук әңгәмәдәш авылның яшәеше һәм Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү мәсьәләләренә дә тукталды.
«Әлеге көндә авылда 2 тыл ветераны исән. Берсе – сугыш ветеранының тол хатыны, икенчесе Казандагы балалары тәрбиясендә яши. Ветераннарыбызга һәрвакыт кадер-хөрмәт күрсәтеп торырга тырышабыз. Сугыш чоры балаларын да һәрчак чараларга, очрашуларга чакырып торабыз. Гомумән, җирлектә социаль әһәмияттәге объектлар эшли, инфраструктура бар. Җиңү көне бәйрәменә әзерләнәбез, матур итеп каршыларбыз, дип өметләнәбез. Ай буена язгы экологик өмәләр бара. Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган мемориаль обелиск буйлары да чиста, пөхтә. Бәйрәм көнне программа булыр, мәктәп укучылары өчен дә ватанпәрвәрлек рухындагы чаралар мөһимлеген аңлыйбыз», – ди ул.

- Ташлы Кавал җирлеге 4 авылны берләштерә. Авылның үзендә 250 чамасы хуҗалып исәпләнә. «Әлбәттә, Биектау районы Казанга якын булганлыктан, яшьләр башкалага ашкына. Шулай да, авылларыбыз киләчәге өметле һәм якты булуына иманым камил», – диде җирлек башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз