news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауның Баруди исемендәге мәктәп укытучылары «Мөхәммәдия»гә кунакка килгән

Биектауның Баруди исемендәге мәктәп укытучылары «Мөхәммәдия»гә кунакка килгән
Фотоны «Татар-информ»га Нуридә Гаязова тәкъдим итте

Биектау районындагы Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме, мөгаллим Галимҗан Барудига багышланган халык музеена экскурсиягә килгән. Бу турыда «Татар-информ»га лаеклы ялдагы укытучы Нурдидә Гаязова сөйләде.

Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче Разыя Сәхипова кунакларны Барудиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырган, һәр экспонатка аерым-аерым тукталып, аңлатмалар биргән.

«Музейда галимнең эшчәнлеген күзалларга мөмкинлек бирә торган бай мәгълүмат тупланган. Биредә аның шәхси әйберләрен, көндәлекләрен, китапларын һәм зур кыйммәткә ия булган документларны күрергә мөмкин. Шулай ук ХlX гасырның икенче яртысына караган экспонатлар - көнкүреш әйберләре, киемнәр, хәситәләр саклана», – ди ул.

Баруди исемендәге мәктәп укытучылары исә мәктәпләренең Галимҗан Баруди исемен йөртүенә горурлык хисләре тагын да артуын әйткән.

«Экскурсия бик җылы мохиттә узды. Музейда булганнан соң, күңелләрдә татар мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән, аны сакларга тырышып яшәгән олпат шәхесләребезнең кадере тагын да арта», – ди Нурдидә Гаязова.

Кунаклар үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаша. «2017 елда ачылган Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау гомуми белем бирү мәктәбе, ул вакыттагы директоры, педагогия фәннәре кандидаты Рамил Гаязов җитәкчелегендә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар белән берлектә бөек шәхеснең тормыш юлын һәм эшчәнлегенә зур игътибар биреп, сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә, сыйныфтан тыш сәгатьләрдә төрле чаралар үткәрде», – ди Нурдидә Гаязова.

Алар Барудиның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнү максатыннан конференция уздырганнар. Конференциягә төрле төбәкләрдән фәнни эшләр кабул ителгән, шул эшләрне туплап китаплар бастырганнар.

«Әлеге экскурсия тагын да күбрәк мәгълүмат туплауга ярдәм итте. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчелегенә, шулай ук эчтәлекле, кызыклы, кирәкле һәм мөһим мәгълүматны җиткергән өчен Разыя ханымга Баруди исемендәге мәктәп укытучыларыннан олы рәхмәт. Бик җылы, күңелгә рәхәт очрашу булды», – ди ул Нурдидә Гаязова.

news_right_1
news_right_2
news_bot