news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауның УЗИ белгече: Яңа сырхауханәгә ихтыяҗ зур иде

Иске бина кечкенә булгач, барлык табибларга да кабинетлар җитмәгән.

Биектауның УЗИ белгече: Яңа сырхауханәгә ихтыяҗ зур иде
Михаил Захаров

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектауда бүген яңа сырхауханә ачылды. УЗИ белгече Фирдәвес Зыятдинова медицина оешмасына ихтыяҗ зур булганын әйтте.

Ул бу хастаханәдә 38 ел эшләгәнен әйтте. «Бу сырхауханәне көттек инде без. Ихтыяҗ зур иде. Балалар да кечкенә генә җирдә кабул ителде. Стоматология табибларына да җайлы түгел иде. Хәзер монда стоматологиягә тулы бер мәйдан бирелде. Хатын-кызлар консультациясенә дә аерым зур урын бүленгән. Гинекологик авырулары булганнарны — аерым, йөкле хатын-кызларны аерым кабул итү мөмкинлеге тудырылган», — диде Фирдәвес Зыятдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, иске бина кечкенә булгач, барлык табибларга да кабинетлар булмаган. «Бер кабинетта берничә терапевт кабул итте. Безнең УЗИ кабинеты да кысанрак иде, хәзер монда иркен булачак инде, бөтен уңайлыклары бар. УЗИ аппараты да урта класслы иде, хәзер инде югары классы җиһазда эшләячәкбез. Ике стационар сатып алынган һәм тагын берсе күчмә аппарат. Авыр хәлдә булган кеше янына күчереп, шунда гына карап булачак», — диде Фирдәвес Зыятдинова

Бу сырхауханәдән стационарга, административ корпуска кчүчеп булсын өчен, урамга чыкмыйча гына җайлы юл ясалганын да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100