news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауның Өллә авылында яшәүче Сәгадәтбану ханым Җиһаншинага 100 яшь тулды

Фронтовик ире белән алар мәктәптә балалар белән эшләүдән, балалар тәрбияләп үстерүдән ямь табып яшәгән.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Биектау районы Өллә авылында яшәүче Сәгадәтбану ханым Җиһаншинага 100 яшь тулды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әлеге мөхтәрәм юбилярны матур бәйрәме белән котларга дип махсус килде. Хөрмәтле акъәбиебезгә саулык-сәламәтлек, имин еллар телибез, дип яза “Биектау хәбәрләре” газетасы.

Сәгадәтбану апа башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Аның фронтовик ире дә мәктәптә хезмәт куйган. Бергә-бергә өч бала: ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бер малайлары илле яшен дә тутырмаган килеш дөнья куйган. Кызлары Яр Чаллы шәһәрендә яши, ә икенче уллары Казанда гомер итә.

Сәгадәтбану апа олы яшьтә булу сәбәпле, каралты-кура буенча бөтен эшен дә эшләп бетерә алмый, шунлыктан, улы белән киленендә кыш чыга. Килененең сүзләренә караганда, алар каенанасы белән 40 ел яшәү дәверендә беркайчан да сүзгә килмәгәннәр. Хәзер дә Сәгадәтбану апаның киңәшләренә колак салып яшиләр икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100