news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектаулыларның бурычлары арткан

Иң күп бурычлы – "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Биектау районының кайбер предприятиеләре һәм оешмаларының үз вакытында түләмәве 2014 елның беренче яртыеллыгында Пенсия фондына бурычларның, 2013 ел белән чагыштырганда, 23,88 миллионга кадәр артуына китерде.

20 нче октябрьгә иң күп бурычлы – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте, аның бурычы 4,3 миллион сумнан күбрәк. “Татмелиорация-Агро”, “Серп и молот”, “Березка” җаваплылыгы чикле ширкәтләре, шулай ук кайбер предприятиеләр һәм фирмалар да – бурычлылар исәбендә. Шушы ук коллективларның мәҗбүри медицина иминияте ширкәтләренә дә бурычлары бар. Район прокуроры әҗәте булучыларның бурычларын кыска вакыт эчендә түләүләрен таләп итте, дип белдерә “Биектау” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot