news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектаудагы Матмыр-Махмур авылы халкы юлсызлык проблемасын хәл итүне сорый (видео)

Авылда җәен 15-20 гаилә яшәсә, кыш чыгарга бишесе генә кала. Матмырда даими яшәүчеләрнең барысы да пенсиядә.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Матмыр (русча атамасы Махмур) авылы Татарстан Республикасының Биектау районында олы юлдан читтә, урман эчендә урнашкан. Казаклар авылы җирлегенә кергән Матмырда өлкән яшьтәге пенсионерлар һәм буш йортлардан башка берни дә калмаган. Өлкәннәр көне уңаеннан "Татар-информ" агентлыгы журналисты авылда яшәүче пенсионерларның биредә ничек гомер итүләрен күзәтеп кайтты.

Авылга бару өчен Казаннан олы юлдан Дөбъяз авыл җирлегенә, аннан соң чокырлы урман юлы буйлап барырга кирәк. Матмырга иң якын Казаклар авылы 6 км ераклыкта урнашкан.

Хәзерге вакытта Матмыр авылында 6 кеше генә кыш чыга. Пенсиягә чыккан өлкәннәр һәм шәһәрдән кире күчеп кайткан бер-ике ир-ат кына авылда даими яши. Монда мәктәп, медпункт ябылганга берничә дистә елдан артык. Кибет 2001 елдан эшләми. Шуңа күрә ипи, шикәр, дару һ.б. кирәкле ризыклар, тормыш өчен кирәк-яракларны өлкән яшьтәге пенсионерлар балаларыннан, хат ташучылардан соратып ала.

“Эшнең кызыгы калмады”

Матмыр авылы үткәне турында сөйләгәндә биредә яшәүчеләр аның элекке вакытта данлыклы тарихын искә төшерә. Әмма хәзерге вакытта авылның абсолют күпчелеген бикле йозаклы хуҗалыклар тәшкил итә.

Авылга кемнеңдер килүе зур вакыйга – ниндидер чит автомобиль, чит кешеләр күренсә, биредә яшәүчеләр урамга чыгарга, ят кешеләр белән әңгәмә корырга ашыга.

“Монда җәй көне 15-20 хуҗалык булса, кыш чыгарга 5 йорт кала”, - дип сөйләде шушы авылда туып үскән Мөдәрис.

Хәзерге вакытта авылда бернинди кәсеп юк. Авыл хуҗалыгының тоткасы булган терлек үрчетү дә биредә мәгънәсез эш булып санала. “Аны сатып та алмыйлар бездән. Шуңа күрә мал асрауның кызыгы юк. Күрше авылга эшкә барырга була. Мәсәлән, моннан 6 км ераклыкта урнашкан Казаклар авылында куян фермасы бар, әмма анда эшләүдән мәгънә юк, чөнки вакытыда акчасы бирелми. Миңа анда эшкә йөрү өчен техниканы йөртергә кирәк, ә ул көн саен ашарга сорый. Өч айга бер бирелгән акчага кешегә ничек яшәргә? Мин белмим,” - ди Мөдәрис.

“Янгын чыкса, аны сүндерергә кеше юк”

Авыл читтә урнашу сәбәпле, халыкның иң курыкканы янгын һәм авырып китү. Ике очракта да монда бернинди ярдәм килеп өлгермәячәген яхшы аңлыйлар.

“Янгын чыга калса, берәр кеше чирләп китсә, шул көенчә бетәсең. Әле былтыр гына йорт янды. Янгын сүндерүчеләр йорт янып беткәннән соң гына килеп җитте. Килгән машиналарның берсендә су юк, икенчеседә насос эшләми иде. 2010 елда гына дөрләп янган клубтан көл генә калды”, - ди авыл кешеләре.

Авыл халкы Матмырның элекке данын юкка чыгуының сәбәпчесе дип тә янгынны атый. 1953 елда биредә 45 йорт янган. Бу афәттән соң хуҗалыклар сирәгәеп кала һәм авыл яңадан тернәкләнеп китә алмый.

Шәмсинур Гыйләҗиева әйтүенчә, Матмырдагы бу янгыннар халыкны бик куркыткан, берничә кеше күрәзәчегә мөрәҗәгать иткән. “Күрәзәче авылның су юллары ябык дип әйтеп, ниндидер ритуал да уздырды. Әмма аңа карап янгыннар туктамады”, - диде ул.

“Бездә Пушкин урамы бар ичмасам”

Дөбъяздан Наратлыкка барган юлдан уңга, урман эченә кереп киткән Матмырга юлны кешеләр үз куллары белән язып элгән такта кисәге генә күрсәтә. “Рус авылына (Гарь – Г.Г.) төшеп киткән юлга исемен дә язмадылар, ә безнең Матмырга юл булмаса да, исеме язылган такта бар”, - дип сөйләде Мөдәрис.

Авылда ике урам бар. Берсе – Урман аръягы (Залесная), икенчесе – Пушкин урамы. Авыл халкы урман эчендәге ташландык дип әйтерлек татар авылына бөек рус шагыйре исемен кушуны көлке хәл итеп сөйли. Ни өчен авылга Пушкин исеме кушылуы аларга билгеле түгел.

“Ярамаган тагын дип кушканнар инде. Менә рус авылына барсаң, анда татар исеме, ә татар авылында урамга Пушкин исеме куштылар. Пушкинның үзенең бу урман эченә килгәне бармы икән? Ник шулай кушылганын барып сорар идем мин, алар сорау биргәнне яратмый шул”, - диде Мөдәрис. Аның фикеренчә, рус шагыйре исеменә караганда, авылга байрак кешенең килеп төпләнүе хәерлерәк: “Байрак кеше булса, юлы да булыр иде аның”. Ул Пушкин шигыреннән бер генә юлны искә төшерә алды: “У лукоморья дуб зеленый”.

“Матмырны ишетеп белүче юктыр инде”

Матмыр халкы авылның ике урамлы, күп халык яшәгән чагын хәтерләүчеләр дә сирәк. Авылның элекке чакларын искә төшерүчеләрне хөрмәт итәләр.

“Бервакыт Коръән ашына менгәч, миннән кайсы яктан булуымны сорадылар. Мин үзем Матмырныкы, безнең авылны белгән кеше юктыр инде, дидем. Шунда миңа ник белмәскә, мин сезнең яктан урман ташыдым бит дип җавап бирделәр. Безнең бөтен як урман булгач, авыл элек бик күп урман сата иде. Аны кисеп бетерделәр, кырые гына урман хәзер. Без, урман ягы, гомер гомергә рәхәтләнеп утын яктык”, - дип сөйләде шушы авылда туып үскән, 92 яшен тутырган Рәхилә Шакирова.

“Җыйган сөтне кире таратырга туры килә иде”

1982-1983 елларда гына әле Матмырда хуҗалыклар күп булган. “Монда 60 баш сыер гына бар иде. Аның янына 60 танасы бар. Шуңа өстәп 80-90 сарык санагыз. Шулардан хәзер бер сыер да калмады. Миндәге 5-6 баш сарыктан башка монда бернинди терлек тә юк. Аларны Корбан бәйрәменә дә сорап килмиләр”, - ди Мөдәрис.

1964 елда бу авылга килен булып төшкән Сания Җәләлиева колхозның тана фермаларын, атлар асраганын искә төшерде. Ул башта башлангыч сыйныфларда укытучы булып, аннары кибеттә эшләгән. Колхоз булганда ук Матмырлыларга авыл җирлеге башлыгы белән бик авырга туры килгән булуын искәртте.

“Коммунизм” колхозының үзәк авылы Казаклар иде, элек электән безгә Матмыр дип бик салкын карадылар. Монда терлек бик күп булгач, сөт җыеп карадылар, ләкин колхоз техника менгерми. Сөтләрне кире өләшергә туры килә, аннары ул әчи иде. Шулай итеп эш булмыйча яшьләр чыгып китә барды һәм авылда бары картлар гына калды”, - дип сөйләде Сания Җәләлиева.

 

“Йомшак ипи ашар өчен интегәбез”

Авылда медпункт та бик иртә, 1988 елда, бетерелә. Сания Җәләлиева әйтүенчә, мәктәп балалар булмау аркасында беткән, ә кибеткә әле һаман да ихтыяҗ зур. “Халык шул хәтле сорауга карамастан, мин пенсиягә чыкканнан бирле (2001 ел) кибет булдыру хәстәрен күреп булмады. Берара килеп китүче сатучылар булды, хәзер алар да юк”, - дип аңлатты ул.

“Безнең йомшак ипи күргәнебез юк инде. Балалар ашамлыкларны алып кайталар да, без аларны тутырып куябыз. Соңрак әз-әзләп җылытып ашап торабыз. Юл юк безнең. Авыл җирлеге безне уйламый. Кеше үлсә, мәетләрне мәчеткә алып кайтып кундыралар, зиратка чана белән алып баралар”, - дип сөйләде 1965 елда Матмырга килен булып төшкән Мөнирә әби.

Кыш көне авылга кайтучылар машиналарын дамбада калдыра да 3 км җирне кар ерып, керә. “Машинаң кыйбатлы булса, көпчәгеңне дә салдырып китәргә мөмкинннәр. Кеше әшәке бит хәзер”, - ди Мөдәрис.

“Килен булып төшкәч, урам әйләндерделәр”

Нәсимә әби дә Матмырга күрше Гәр авылыннан килен булып төшкән. Ул үзенең гел урамга чыгып, балалары кайтуын көтеп утыруын әйтте. “Балаларымны кайтырлар дип көтеп утырам. Атна саен, ике атнага бер кайталар, кайчан җае килә, шул вакытта калыгыз, дим мин”.

Ул бу авылны бик яратуын, аеруча килен булып төшкән чакларын сагынып яшәвен әйтте.

“Тарантаска утырып, ат белән мендем. 5 чакрым якын гына ич. Аннары урам әйләндереп йөрделәр. Элек шундый гадәт иде – киленнәрне урам әйләндерәләр иде”, - дип сөйләде ул. Туй мәҗлесе турында: “Күңелле иде. Табыннар мул иде”, - дип кенә искә алды.

“Матмыр 53 нче елны янды. Сабан туеның беренче көне иде. Бик матур авыл иде. Янгын печәнлектә тәмәкедән чыгып ике яктан урамны себереп төште. Дан тоткан, күңелле авыл иде ул. Шул матур авылга менсәк иде дия торган идек яшь чакта.

Бер кызым Үзбәкстанда, үзбәк егетендә кияүдә. Бер улым Ульяновскида. Кыш көне Арчадагы кызларыма китәм. Җәй монда кайтасы килә, майда кайтам үз өемә. Тавыкларына кадәр сагынам.

Бу авылга бернәрсә дә кирәкми. Бар да бар, Аллага шөкер.

Колхозчы булып эшләдем. Колхозчыга эш күп булды аңа, хәзер колхоз булмагач, эш тә юк. Наданнар без, колхозда эшләдек. Акыллы кешеләр язу-сызу эшендә эшләделәр. Утын ташыдык, печән”, - дип сөйләде Нәсимә әби.

“Зур авырлык белән торгызылган мәчеттә хәзер беркем дә юк”

Матмырда мәчет бар, әмма намаз укырга йөрүчеләр юк. “Теге елларда радиолардан, телевизордан бөтен авылларда мәчетләр салу турында хәбәрләр китте. Мин дә безнең авылда мәчет булса иде дип фикерләр әйткәләдем. Ул вакытта бригадир Баһавиев Илдус та бар иде. Мин аңа халыкка мөрәҗәгать итеп, мәчет салу өчен йорт саен акча җыярга тәкъдим иттем. Ул кеше саен йөреп чыкты. Алар бар да риза булды, читтәге балалар да мәчеткә дип акча кайтара башладылар.

Сибгатуллин Насыйр абый, хәзер мәрхүм, шуның артыннан йөри башлады. Ул вакытта авылда ирләр күп иде әле. Алар барысы да савап өчен мәчетне бурадылар. Хәзерге вакытта анда йөрергә кеше калмады, әмма азаннар әйтелә, гаетләр укыла. Алланың рәхмәте безнең авылдан чыгышлы Казанда яшәүче Марат исемле егетебез кайтып йөри. Аңа беркем дә кушмый да, ул үз теләге белән мәчетне карый, азаннар әйтә”, - дип аңлатты Сания Җәләлиева.

Азан әйтүдән башка Матмыр авылында мәчеткә йөрүче беркем дә калмаган. “Мәчеткә йөрүче юк. Ачылганнан соң 2-3 ир йөргән иде, алар да ташлады. Насыйр дигән кеше йөрде, бу мәчетне булдырды. Ул үлгәч, бөтенләй бетте”, - дип сөйләде Мөнирә.

“Матмыр-Махмур атамасы килеп чыгу тарихы билгесез”

“Авылның атамасы турында бернинди мәгълүматыбыз юк. Әүвәлрәк кешеләр сорашып караган вакытта да аны белмәделәр. Иптәшем Рашатның гына авыл тарихы турында бер сөйләгәне бар. Бәрәзә җире дигән якта (кайсы еллар булгандыр билгесез). Байлар булдымы икән ул, качкыннармы белмим, әмма берничә кеше урман эченә үк кереп урнашкан диләр”, - дип аңлатты Сания Җәләлиева.

Шулай да ул авылның бетмәячәгенә ышана. “Миңа бервакыт әйткәннәр иде. Матмыр авылы бетәргә тиеш түгел. Матмыр – ул җәүһәр чыккан җир, дип. АллаҺ Тәгаләнең кодрәте бик көчле бит, шуңа күрә мин һаман да өмет итәм. Авылларны бетермәскә дип я хөкүмәт берәр закон чыгарыр, я булмаса бездә берәр файдалы казылма табырлар”, - дип өметләре белән уртаклашты Сания Җәләлиева.

Авылдагы ирләр исә Матмыр-Махмур атамасының “махмыр”, ягъни “похмелье” сүзеннән килеп чыкканы белән аңлата. Алар әйтүенчә, авылга шушындый атама бирүгә авыл урамында йөргән исерек ир сәбәпче булган.

Матмыр авылында берничә яңа йорт та төзелгән. Аларда яшәүчеләр җәйге ялларын шушы авылда үткәрергә тырышалар. Шулай ук биредә зур умарталык тотучы шәхси хуҗалык та бар.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100