news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектаудагы көрәш турниры 400 көрәшчене үзенә җыйды

Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бил алышулар ике көн дәвам итәчәк.

Биектаудагы көрәш турниры 400 көрәшчене үзенә җыйды
архив: Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 9-10 февраль көннәрендә Биектауның “Биектау” спорт комплексында  каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган традицион көрәш турниры уза. 55 нче мәртәбә үткәрелә торган бәйге Татарстан район-шәһәрләре һәм күрше Башкортстаннан 399 көрәшчене үзенә җыйды.

Ике көн дәвамында ир-егет көрәшчеләр 10 авырлык үлчәвендә көч сынаша. 60 килограммда – 38, 65тә – 44, 70тә – 44, 75тә – 51, 80дә – 43, 85тә – 39, 90да – 35, 100дә – 40, 130да – 42 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта 23 көрәшче бил алыша.

Сүз уңаеннан, әлеге турнир 2015 елда Биектауда узган иде инде. Ул вакытта шушы келәмдә 422 көрәшченең бил алышканын тамаша кылдык. Ә аннан соңгы ике турнир Зәйдә үтте – 419 һәм 378 көрәшче җыелды.

Биектаудагы турнир бүген кичкә кадәр дәвам итә, ачылыш тантанасы көндезге сәгать 1гә билгеләнгән. Җиңүчеләр иртәгә ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot