news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектаудагы “Иске Казан”да чәй йорты ачылачак

Музей-тыюлык быел 13 меңнән артык туристны кабул иткән, әмма чәй эчерә алмаган

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Биектау районындагы “Иске Казан” дәүләт, тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгында чәй йорты барлыкка киләчәк. Биредә ашап-эчеп чыгар өчен аерым бина төзелгән, әмма ул ашханә буларак җиһазландырылмаган.

Музей-тыюлыкның директоры Габделәхмәт Котдусов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, чәй йорты әлеге бинага өстәп салыначак. Аның инде нигезе әзер. Диварын төзеп, түбәне дә быел ябарга ниятлиләр. “Әлегә акча җитеп бетми. Эшлибез, бюджеттан тыш керемнәр буенча планны үтәдек”, - диде. Өстәп салыначак төп бинага су, җылылык кертелгән. Һава торышы бозылып, яңгырлар тотынганчы, янкорманы да төзергә ниятлиләр. Барысы да план буенча барса, чәй йорты кышка әзер булачак, дип вәгъдә бирде директор.

“Иске Казан” дәүләт, тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгында быел 13 меңнән артык турист булган. Узган ел шул вакыт эчендә 10,8 мең турист килгән.

Габделәхмәт Котдусов сүзләренчә, биредә ул 2 ел эшли. Иң беренче эш итеп, музей-тыюлыкның сайты эшли башлаган. Туристларның күңелен күрү өчен уктан ату мәйданчыгы эшләнелгән. Моннан тыш, биредә мастер-класслар үткәрү белән шөгыльләнәләр. Туристик фирмалар белән дә элемтә булдырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100