news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда юл һәлакәтендә яңа туган бала һәм 10 яшьлек малай имгәнгән

Авария Казан-Малмыж юлының 45нче чакрымында булган.

(Казань, 1 июля, “Татар-информ”). Татарстанның Биектау районында ике җиңел машина бәрелешеп,  яңа туган кыз бала һәм 10 яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан-Малмыж юлының 45нче чакрымында Коркачы авылы янында “Лада” һәм “Хонда” автомобильләре бәрелешкән.

Юл һәлакәтеннән соң, яшь баланы һәм әнисен Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Чит ил машинасы йөртүчесен шулай ук хастаханәгә озатканнар, аның аягы сынган һәм җәрәхәтләр алган. “Лада” йөртүчесен һәм 10 яшьлек малайны Биектау Үзәк район хастаханәсенә салганнар.

Һәлакәт урынында 113 нчы янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләре, Бөреле авылы янгын сүндерүчеләре, полиция һәм табиблар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot