Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектауда яшь хатын-кызлар арту сәбәпле яңа туган балалар саны артыр дип фаразлыйлар
Биектау гинекологлары яңа сырхауханә ачылышының әһәмиятен әйттеләр.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектауда бала табу яшендәге яшь хатын-кызлар саны 314 кә арткан. Моңа бәйле рәвештә, яңа туган сабыйлар да арта дип фаразлыйлар.
«Төрле программалар буенча йортлар Төзелә, инфраструктура да үсеш ала, яшьләр арта безнең районда, шуңа күрә балалар саны да арта», — диде Биектау Үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы Дамира Галиәкбәрова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Быел 10 айда Биектауда 526 бала дөньяга килгән. Былтыр 608 хатын-кыз бала тудырган. «Әлегә бала тудыру йорты ябык, яхшы ремонттан соң ачылгач, үзебездә таптыра алачакбыз. Әлегә Казанның 1 нче бала тудыру йортына юллыйбыз. Ниндидер зур куркыныч янаган хатын-кызларны Респубика хастаханәсе перинаталь үзәгенә җибәрәбез», — диде гинеколог Люция Җиһаншина.
Аның сүзләренчә, яңа сырхауханә ачылганчы, УЗИ да тикшергәч, диагнозны раслау өчен, хатын-кызларны кайчак Казанга җибәрергә туры килгән. Хәзер инде югары класслы җиһазларда эшләү эшне ул яктан җиңеләйтә, ди ул.
«Яңа сырхауханә, яңа җиһазлар безгә онкологик авыруларны вакытында ачыклау мөмкинлеген бирәчәк. Хәзер менә маммографыбыз да бар. Элек Казаннан чакыртып көтә идек, өч көн торганда, чират зур була иде. Ә монда кешеләр язылып килә алачак. Үзебезнең КТ аппарат булды. Кечкенә кабинетларда эшли идек моңарчы, хәзер стандартлар буенча пациент өчен дә, табиб өчен дә күпкә уңайлы. Шушы шартлар яхшыруы, табибларның квалификациясе район халкының сәламәтлеген яхшыртырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз», — диде Дамира Галиәкбәрова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз