news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган янгыннан соң җинаять эше кузгатылган

Татарстанда Биектау авылында янгында өч кешенең үлеменнән соң «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

«Татар-информ» бүген Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр итте. Янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган.

Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot