news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре бүләкләнде

Быел бәйгегә Татарстан район һәм шәһәрләреннән, шулай ук күрше Башкортстаннан барлыгы 399 көрәшче килде.

Биектауда Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре бүләкләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Быел “Ватаным Татарстан” газетасы герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздыра торган традицион турнирның ачылыш тантанасы гадәттәгедән соңрак – төштән соң гына үтте. Гадәт буенча бу турнирда республиканың узган ел дәвамында уңышлы чыгыш ясаган көрәшчеләре, тренерлары һәм команда вәкилләре бүләкләнә.

Иң яхшы көрәшчеләр республиканың дәрәҗәле турнирларындагы нәтиҗәләрдән чыгып бәяләнә. Аерым алганда, Татарстан чемпионаты, Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырыла торган ярыш, Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турнир һәм Россия чемпионатындагы күрсәткечләр карала.

2017 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Ренас Кәлимуллин (Менделеевск), Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин (икесе дә Яңа Савин районы, “Ак Барс” Көрәш сарае) һәм Илсур Гыймадетдинов (Кукмара) танылды. Ренас белән Илмир барлык дүрт турнирда да чемпион булса, Булат исәбендә – өч, Илсурның 2 җиңүе бар.

Сүз уңаеннан, Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турнирның соңгы ике елдагы чемпионы Ренас Кәлимуллин быел Зәй районы данын яклый.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, быелгы бәйге Татарстан район-шәһәрләре һәм күрше Башкортстаннан 399 көрәшчене үзенә җыйды. 55нче турнир Биектауның “Биектау” спорт комплексында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100