Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектауда Рөстәм Яхин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе ачылды
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яңа балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды, ул композитор Рөстәм Яхин исемен йөртәчәк. Тантанада оркестр башкаруында композиторның мәшһүр «Туган ягым» романсы яңгырап торды.
Бәйрәмдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.
Яңа уку елы алдыннан биредә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды – балаларга канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшырылды. Марат Айзатуллин ярдәме белән район беренче сыйныф укучылары өчен 300дән артык комплект алган.

Татарстан Республикасында күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Быел 40 меңгә якын укучыга ярдәм күрсәтеләчәк.

Аның сүзләренчә, 47 222 беренче сыйныф укучысының 8 меңнән артыгы ярдәмгә мохтаҗ, ә мәктәп комплектлары шулай ук республиканың барлык районнарындагы II-XI сыйныф укучыларына - 30 меңнән артык балага тапшырылачак.
Татарстанның Биектау районы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз