news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда республиканың иң яхшы зоотехник-селекционерын ачыклыйлар

Ясалма орлыкландыру буенча конкурс биш номинациядә уза.

Биектауда республиканың иң яхшы зоотехник-селекционерын ачыклыйлар
Салават Камалетдинов

(Биектау, 24 июль, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Биектауда мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 41 нче республика конкурсы башланды. Конкурста 43 район вәкиле дә катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Конкурсны ачу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм җирне файдалану секторы мөдире Марат Харисов һәм башкалар катнашты.

Нәҗип Хаҗипов бу иң кирәкле конкурс дигән фикердә. “Бу конкурс бездә ел саен уза. Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче. Бу терлекчелекнең иң нечкә тармакларының берсе. Чөнки елга бер бозау алмасаң, әллә нинди корылмалар төзеп куйсаң да, әллә нәрсә булмаячак. Бозау юк икән, сөт тә юк, ит тә юк”, – диде ул.

Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру конкурсы биш номинация буенча узачак. Европа технологиясе һәм Харьков технологиясе белән эшләүчеләрне, шәхси хуҗалыкларда иң яхшы хезмәт күрсәтүче, иң яхшы зоотехник-селекционер, иң яхшы УЗИ сканеры операторы дигән номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

Беренче этапта катнашучылар теория өлешен тапшыра, аннары практик өлеш, өченче этапта аларны лаборатор эш көтә. Биш номинация арасынннан абсолют җиңүчене билгеләп алачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100