news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда республика эзтабарлар отрядлары фестивале булды

Биектау районында урнашкан «Чайка» балалар лагеренда республиканың эзтабарлар отрядлары фестивале тәмамланды. Фестивальдә Татарстан Республикасының ике дистәгә якын эзтабарлар отрядыннан 150 кеше катнашты. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Алар үзара тәҗрибә алмаштылар, тәҗрибәле экспертларның лекцияләрен тыңладылар, осталык дәресләре уздылар, интенсив программаларда катнаштылар. Программа кысаларында бөтенроссия эзләү системасы мәктәбе лекторлары эзләү эшләрен документация белән тәэмин итү һәм скелет төзелеше үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Шулай ук отрядлар вәкилләре фестивальнең традицион конкурсларында: эзтабарлар отрядлары презентациясе, видео-конкурс, архив-эзләү эшчәнлеге, эзләү-туристик полоса, биатлон эстафетасы һәм башка күп бәйгеләрдә ярышты.

Фестиваль көннәрендә лагерьга ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыков та килде. Министр сүзләренә караганда, соңгы ярты елда гына да республиканың 30 дан артык эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы барган урыннарга оештырылган 23 экспедициядә катнашкан, аларда 248 совет солдатының җәсады, 11 медальон, 6 солдатның шәхси әйберләре табылган. Алар Ватан азатлыгы өчен һәлак булган, хәбәрсез югалган герой сугышчыларның исемнәрен кире кайтарырга ярдәм итәчәк.

Татарстанның эзтабарлар отрядлары, шулай ук, халыкара экспедицияләрдә катнашып, үзара хезмәттәшлекне ныгыта, Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан бөтен халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган Бөек Ватан сугышы турында объектив мәгълүмат алырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot