news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда мөнәҗәт укыган балалар бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

Беренче урынга Рәфис Сагиев һәм Әмилә Феофанова ия булды.

Биектауда мөнәҗәт укыган балалар бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

Биектау районы Мәдәният үзәгендә беренче тапкыр 6-16 яшьлек балалар арасында мөнәҗәт һәм бәетләр уку бәйгесендә Рәфис Сагиев һәм Әмилә Феофанова җиңде.

Әмилә Феофановага "Әлвидаг" җырын башкарырга вокал укытучысы Гөлназ Гафурова киңәш иткән булган. "Җыр күңелемә кереп оялады. Бу җыр белән тамашачылар алдында беренче тапкыр чыгыш ясадым. Шатлыклы-сөенечле хисләр кичерәм", - диде җиңүче "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Мөнәҗәтләр белән ике ай элек кызыксына башладым. Дингә килүем этәргеч булды. Мөнәҗәтне интернет киңлекләреннән таптым. Тыңлап карадым да, ошаттым. Догалар белән бәйле булуы ошады", - диде Рәфис Сагиев.

Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр, калган катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

"Хаталарыбыз да булыр бәлкем, кичерерсез. Урыннарны икешәр кешегә бирергә булдык. Бәйге традициягә әйләнер дип ышанып калам", - диде Биектау Мәдәният үзәгенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Икенче урын: Алинә Гыйззәтуллина "Оча торган кошлар кеби", Рузилә Галиәхмәтова "Таян Аллага";

Өченче урын: Ислам Хисбуллин "Бисмилләһ", Зилә Зарипова "Сабырлык".

Бәйге тәмамланганнан соң, Мәдәният үзәгендә мөнәҗәт укучылар катнашында ифтар ашы оештырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100