news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда милли деликатеслар җитештерү цехы ачылды

Биектауда милли деликатеслар җитештерү цехы ачылды

Биектау районының Наратлык авылында милли деликатеслар җитештерү цехы ачылды. Шулай ук муниципалитетта туристлык инфраструктурасын үстерү планнары тәкъдим ителде. Бу хакта район башлыгы Равил Хисаметдинов хәбәр итте.

Проектны Татарстан рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов гамәлгә ашыра. Ул җәмәгать туклануы өлкәсендә күп еллар эшләгәннән соң авылларда гастрономия юнәлешен үстерергә булган.

Равил Хисаметдинов әйтүенчә, цехта бүгенге көндә каклаган каз, автор рецептлары буенча колбаса, авыл болыннары һәм бакчаларында үскән җиләкләрдән кайнатмалар, икмәк һәм камыр ризыклары җитештерү җайга салынган. Киләчәктә ассортиментны арттыру – ярымфабрикатлар, чәй һәм каһвә җитештерә башлау планлаштырыла.

Туристлар җәлеп итү мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк. Марий Эл чигендәге матур зонада, Илләт елгасы буенда урнашкан участокта ял базасы төзеләчәк. Йөзү туризмы чаралары, кышкы күңел ачулар һәм мини-зоопарк оештыру планы да бар.

Өч ел эшләү дәверендә цехта киптерү һәм каклау заманча технологияләре кертелгән, шулай ук чимал белән тәэмин итүче җирле фермерлар белән хезмәттәшлек корылган. Проект авыл хуҗалыгы, гастрономия һәм туризмны берләштерүче проект үрнәге булып тора.

Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot