news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда өлкәннәр декадасына багышланган "Көзге кайгырту" чарасы башланды

Акция кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны кышка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә ниятлиләр.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ").  14 сентябрьдә Биектау районында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  оештырган "Көзге кайгырту" ачарасы башланды. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелә торган чара ялгыз яшәүче гражданнарга, тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Акция кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны кышка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә ниятлиләр.

"Өмет" үзәге социаль хезмәткәрләре бәрәңге һәм башка яшелчә җыю, бакчаларны кышка әзерләүдә ярдәм итү өчен "Игелек визиты" оештырганнар инде. Әлеге акция барышында 75 кешегә ярдәм күрсәтелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot