Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектауда «Казан арты» паркын яңартачаклар
Биектауда «Казан арты» паркын реконструкцияли башладылар. Бүгенге көннән җәмәгать киңлеге территориясе ябык – биредә төзелеш эшләре башланган.
Паркны зур үзгәрешләр көтә. Төзекләндерүдән соң ул заманча, функциональ һәм төрле яшь кешеләре өчен уңайлы киңлек булачак.

Проект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керүче Х уңайлы шәһәр мохитен булдыру өчен иң яхшы проектлар бөтенроссия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.
Реконструкция эшләренә 180 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән.

Паркны яңарту концепциясе халык фикерен исәпкә алып эшләнгән. Соңгы вариант апрель азагында алар белән онлайн-очрашу вакытында килештерелгән.
Яңартылган «Казан арты» паркында оригиналь арт-объект урнаштырылачак, бассейн ягыннан яңа төп керү урыны, шулай ук мәктәп ягыннан өстәмә керү урыны ясалачак.

Спорт белән шөгыльләнү өчен боҗралы юл җәелгән. Беседка һәм атынгычлар урнаштырылган иркен ял итү зоналары барлыкка киләчәк.
Проектта велосипедлар, самокатлар һәм автомобильләр өчен 100 машинага исәпләнгән парковка каралган.

Балалар өчен яшь буенча бүленгән зур уен мәйданчыгы, ә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен заманча скейт-парк һәм воркаут-зона булдырылачак.
Паркта «Гадел хөкем аллеясы» сакланачак, шулай ук өстәл теннисы зонасы барлыкка киләчәк.

Чаралар үткәрү өчен ике яклы амфитеатр, шулай ук яңа сәхнә проектланган.
Эшләр тәмамланганнан соң «Казан арты» паркы Биектауның төп җәмәгать киңлекләренең берсе, биредә яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итү урыны булачак.
Рендерларны ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте.
Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз