news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда Гекдениз Карадениз ярдәме белән төзелә торган мәчетне быел ачарга җыеналар

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мәчет төзү эшләренең 80 процентка якын тәмамлануын әйтте.

Биектауда Гекдениз Карадениз ярдәме белән төзелә торган мәчетне быел ачарга җыеналар
соцсети

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Биектау районында «Рубин» клубының элеккеге футболчысы, хәйрияче Гекдениз Карадениз химаясы белән төзелә торган мәчетне агымдагы елда ачарга җыеналар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хәбәр итте.

«Мәчет төзелеше әкрен генә бара. Мәчетне быел ачарга планлаштырабыз, тик барысы да акчадан тора, бүгенге көнгә эшләрнең 80 процентка якыны башкарылды. Хәзерге вакытта мәчеткә җылы җибәрелгән, газ кергән һәм эчке ремонт эшләре бара», — дип сөйләде Рөстәм Кәлимуллин.

«Рубин» командасының элеккеге уенчысы Гёкдениз Карадениз Калинино авылында мәчетне 2016 елда төзи башлаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot