news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда гаражда бер ир-ат янып үлгән

Фаҗига Биектау авылында була. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 3-я Степная урамында бер катлы кирпеч гараж һәм аның эчендә булган Toyota автомобиле янган. Янгын сүндерү вакытында 84 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган.

Янгынның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил итә, һәлакәтнең башлангыч сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot