news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда фура һәм биш автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Шаһитлар әлеге аварияне видеога төшергән.

Биектауда фура һәм биш автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
шаһитлар

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Биектауда фура һәм биш җиңел автомобиль бәрелешкән. Шаһитлар әлеге аварияне видеога төшергән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, биш җиңел машина светофорда торган. Фура туктый алмаган һәм басып торган автомобильләргә бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике бала зыян күргән. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot