news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән

Малай хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Биектау районында биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-нейрохирургы Эльза Фатыйхова хәбәр итте.

Малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән кар автомобилендә шуган. Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә салганнар.

«Малайның хәле уртача. Аны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерделәр. Бала аңында, әнисе аның янәшәсендә. 21 гыйнварда малайның башына операция ясалды», - диде табиб-нейрохирург Эльза Фатыйхова.

Шунысы да билгеле: малайның апасы кар автомобиленнән егылып борынын сындырган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot