news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда балалар мөнәҗәт һәм бәетләр укыды

«Хәзерге буын яшьләре бәет-мөнәҗәт белән таныш түгел, аларны көйгә салып әйтә белми. Шул җитешсезлекне бетерәсебез килде», - диде оештыручылар.

Биектауда балалар мөнәҗәт һәм бәетләр укыды
Абдул Фархан

Биектау районы Мәдәният үзәгендә беренче тапкыр 6-16 яшьлек балалар арасында мөнәҗәт һәм бәетләр уку бәйгесе узды. Бәйгедә яшьләргә өлкәннәр мөнәҗәт әйтү буенча остаханә дә үткәрде.

«Хәзерге буын яшьләре бәет-мөнәҗәт белән таныш түгел, аларны көйгә салып әйтә белми. Бәйгене бу җитешсезлекне бетерү максатыннан уздырырга булдык. Аны ел саен оештырырга уйлыйбыз», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Биектауның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

Аның әйтүенчә, балаларга мөнәҗәтләрне әйтергә татар теле укытучылары өйрәткән. «Мәдәният үзәгендә яңгыраган мөнәҗәтләрне яздырып куябыз. Алар сакланачак. Беренче тапкыр булгач, теләк белдерүчеләр күп түгел иде. Беренче башлангычның дәвамы булыр», - диде ул.

Биектаудан җиде яшьлек Рузилә Галиәхмәтова Габдулла Тукай сүзләренә язылган мөнәҗәт әйтте. Көен аңа җырчы Гөлзадә Сафиуллина көйләп биргән. «Укучыларым өйләрендә татарча сөйләшә, өйрәнү җиңел бирелде», - диде Биектау балалар «Балкыш» иҗат йортында укыткан Гөлнар Шәрәфетдинова.

Коркачы авылыннан Мәдинә Мортазина әнисе язган мөнәҗәтне башкарды. «Әнием 90 яшендә вафат булды. Намазын укый, уразасын тота иде. Шул вакытта күрше карчыклары белән җыелышып утырып мөнәҗәт җырлыйлар иде. Мин ул вакытта 4нче сыйныфта гына укый идем. Шуннан отып калдым», - диде ул.

Биектау районыннан Алинә Гыйззәтуллин һәм Зилә Зарипова мөнәҗәтне Фәния Хуҗахмәтнең «Мөнәҗәтләр» китабыннан өйрәнгәннәр. «Өйдәгеләр бик куанды. Моңа кадәр мөнәҗәтнең нәрсә икәнен белми идек», - диде алар.

«Дин белән таныштырасыбыз килде. Мөнәҗәтләрне ишетсеннәр, белсеннәр иде. Дини гаиләдә яшәгәч, укучыларымның да дин юлында булуларын телим. Дин беркайчан да начарлыкка өйрәтми. Мөнәҗәтләрдә дә тирән эчтәлек бар. Сабыр булырга киңәш ителә. Сабырлыкның әҗер-савабы күп», - диде Мәмдәл авылы мәктәбе укытучысы Ләйсән Җамалиева.

  • Бәйге ислам мәдәни үзәге, Биектау мәдәният бүлеге һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100