news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда 17 яшьлек кызның мотоцикл катнашындагы юл һәлакәтендә гомере өзелгән

Биектауда 17 яшьлек кызның мотоцикл катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Якынча мәгълүматларга караганда, бүген 10.30 сәгатьтә «Прованс» торак комплексы янында 17 яшьлек мотоцикл йөртүче егет, җиңел машинаны узып китәргә җыенганда, идарәсен югалтып, бордюрга бәрелә һәм әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, мотоцикл пассажиры – 17 яшьлек кыз имгәнеп, соңрак хастаханәдә җан бирә.

Фаҗиганең нечкәлекләрен ачыкларга дип, Биектау районы прокуроры Рим Сөнгатуллин авария булган урынга барган. Процессуаль тикшерү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot