Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе белән очрашу булды

Бүген Биектау үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе һәм Биектау үзәк китапханәсенең «Каләмдәшләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды. Чарада «Казан утлары» журналы редакциясеннән проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, шигърият бүлеге мөхәррире Фәнил Гыйләҗев, сатирик язучы, журналның элеккеге хезмәткәре Алмаз Хәмзин, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина катнашты.
«Очрашу барышында катнашучылар әдәби берләшмәнең әһәмияте, иҗат итү процессындагы кыенлыклар һәм уңышлар турында фикер алышты. Рафис Корбан февраль аенда шигырьләре «Казан утлары» журналында дөнья күргән каләм тибрәтүчеләрне тәбрикләде. Ул авторларның әсәрләрен югары бәяләде һәм иҗат юлында уңышлар теләде», – диде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы редакциясенең smm-белгече Алинә Хәбибуллина.
Фәнил Гыйләҗев эпиграммалары белән чыгыш ясаган һәм әдәбият сөючеләрнең күңелен яулап алган. «Ишектән үк җор сүз белән килеп кергән Алмаз Хәмзинне катнашучылар бик җылы каршы алды. Ул, сатирик шигырьләр белән сәхнә тотып, актуаль социаль проблемаларга юмор аша якын килде. Алинә Хәбибуллина исә социаль медиа аша әдәбиятны популярлаштыруның әһәмиятен аңлатты. Ул үз чыгышында, заманча технологияләрнең язучылар һәм укучылар арасында элемтәне ничек ныгытуы, әдәбиятның киң аудиториягә ничек барып җитүе турында сөйләде», – диде ул.
Китапханә директоры Лилия Хәмидуллина, «Каләмдәшләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Әхмәдуллина берләшмә эшчәнлеге белән таныштырган.
«Очрашу, әдәбият сөючеләр һәм язучылар өчен яңа мөмкинлекләр ачу белән беррәттән, иҗади фикер алышулар өчен мәйдан булды. Әдәби берләшмәләрнең үсеше һәм татар әдәбиятының популярлашуы өчен «Казан утлары» журналының инициативасы уңышлы һәм нәтиҗәле булыр дип көтелә. Киләчәктә дә шундый чараларның оештырылуы татар әдәбиятын тагын да баетуга һәм үстерүгә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде катнашучылар», –диде Алинә Хәбибуллина.
- «Казан утлары» редакциясе, әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрде. Очрашуның максаты – Татарстанның төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү.
- Әлеге проект кысаларында, районнарда яшәүче язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим итү планлаштырыла. «Казан утлары» редакциясенең бу инициативасы районнарда иҗади мохит тудыру буенча зур әһәмияткә ия. Проектның киләсе этаплары Татарстанның башка районнарында уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз