news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау уйлап табучылары беспилотниктан саклану өчен төрле кораллар ясый

Биектау районында яшәүче Илгизәр Колмаментьев белән Альберт Әхмәтҗанов кул астындагы метариаллардан пилотсыз оча торган аппаратлардан саклану өчен төрле кораллар ясый. Бу хакта «Биектау яңалыклары» сайтында Алинә Камалиева яза.

Җайланма очып килә торган аппаратны яктырта һәм күзне камаштыра торган яктылык дрон белән идарә итә торган операторга комачаулык итә. Шул рәвешле дрон юнәлешен югалта. Мондый аппаратлар махсус хәрби операция зонасында безнең хәрбиләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Прибор бик гади һәм аны куллану кагыйдәләре дә хәрбиләргә уңайсызлык тудырмый. Мондый аппаратны теләге булган һәркем ясый ала. Альберт Әхмәтҗанов макетта приборны гамәлдә куллану ысулын күрсәтте. Егетләр дроннарга каршы кулланыла торган приборлар сатып алалар һәм үзләре ясаган аппаратка беркетәләр.

«Мин сезгә приборның ничек эшләгәнен күрсәтәм, 20- 25 метр, хәтта 70 метр ераклыктагы дронны безнең аппарат эштән чыгарырга сәләтле. Моның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен автоматны дронга таба төзәргә һәм кнопкага басарга кирәк. Аппарат эшли башлый һәм дронны яктырта. Максатка ирешкәч тә прибор автомат рәвештә сүнә. Солдат үзе күз камаштыра торган нурны күрми, бары тик дронны гына күрә ала. Монда инде дрон я кырыйлап үтә, я үзенең дошманын таба алмыйча кире базага кайтып китә. Өченче вариант булырга мөмкин түгел», – дип сөйләде ул.

Калашников автоматына куелган коралның авырлыгы автомат белән бергә кило ярымнан да артык түгел. Бер автоматка запас өчен берничә прибор да урнаштырыру мөмкинлеге бар.

Альберт Әхмәтҗанов сүзләренчә, дронга каршы егетләр уйлап тапкан приборның яктылык көче хәтта күзне сукырайтыр дәрәҗәгә җитә. Без телевидение өчен сюжет төшергәндә яктылык хәтта камерага да комачаулык итте. Кадрларны телефонга төшерергә мәҗбүр булдык. Прибор белән безнең ара 25 метр иде. Өстәвенә, дронга каршы кулланыла торган приборны көйләү мөмкинлеге дә бар: яктылыкны сүлпәнәйтергә һәм көчлерәк итәргә була.

Альберт белән Илгизәр приборларны сату өчен эшләми. Аларны хәрбиләрне әзерли торган махсус үзәкләр өчен ясыйлар. Максатлары изге: приборлар ярдәмендә безнең солдатларның гомерен саклап калу.

«Без яу кырындагы хәрбиләрнең дошманны җиңеп, исән-имин туган җиргә кайтуларын гына телибез. Бары шул теләк кенә безгә ярдәм итте. Без алга таба тагын да камилрәк приборлар ясарга ниятлибез, эш принцибын аңлаган кешегә аларны уйлап табуның бернинди кыенлыгы да юк», – диде алар..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100