Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау тәрбиячесе «Иң милли тәрбияче - 2025» бәйгесе Гран-приена ия булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Габдулла Тукай исемендәге «Арча педагогика көллияте», Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге, Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы оештырган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында 5нче ел рәттән уздырылучы «Иң милли тәрбияче» республикакүләм бәйгесе Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасында кунаклар җыйды. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» яза.
Педагогларның һөнәри осталыкларын үстерү,алдынгы эш тәҗрибәсен тарату, аларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү максатыннан оештырылучы бу бәйгенең йомгаклау турында быел Арча, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Биектау районнарыннан җиңүчеләр бар иде.
Бәйгенең мөхтәрәм кунаклары Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова, Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Надия Мифтахетдинова, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Төхвәтуллина бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Бәйгенең ачылышы башка елдан аермалы буларак, патриотик тәрбия бирүгә, Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Татарстанда Ватан сакчылары елына, бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган иде.
Республиканың төрле районнарыннан килгән 15 катнашучы жюри әгъзалары биргән биремне үтәделәр һәм югары бәяләнделәр.
«Иң милли тәрбияче - 2025» Гран – при иясе Биектау муниципаль районы Чыршы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиуллина Алсу Мөнир кызы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз