news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау спортчылары самбо буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

Илнар Габдрахманов хәрби самбо буенча икенче урын алган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Васильево бистәсендә самбо буенча Татарстан Республикасы чемпионатында Биектау спортчысы Илнар Габдрахманов хәрби самбо буенча икенче урын алган. Шулай итеп, ул спорт мастеры кандидат исеме алып, самбо буенча республика җыелма командасына кергән. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы яза.

Самбо буенча Татарстан чемпионатында мактау пьедесталында Биектауның тагын ике егете бар. Сергей Чернов хәрби самбода өченче урынны алган, ә Богдан Әмиров спорт самбосы буенча өченче урынны яулаган. Ике спортчы да чемпионатта беренче тапкыр чыгыш ясаган.

Самбо чагыштырмача яшь спорт төре. Туган көне дип СССР Спорт комитеты аны үсеш алучы спорт төрләре исәбенә керткән 1938 елның 16 ноябре санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100