news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районының "Мандарин" студиясе укучылары Казанда бию лагерында ял итә

Балалар бию төрләрен өйрәнә, аларга "Танцы на ТНТ" телепроектында катнашучылар да дәрес бирә.

(Биектау, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Биектау хәбәрләре"). Татарстанның Биектау районы үзәгендәге "Балкыш" Балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче "Мандарин" бию студиясе укучылары Яңа ел каникулларында Казанда "Winter groove dance camp" дип аталган бию лагерында ял итә, дип хәбәр итә районның "Биектау хәбәрләре" газетасы.

Балалар лагерьда төрле мастер-классларда катнаша, бию төрләренең серләренә төшенә. Лагерьда Россия һәм чит илнең танылган биючеләре укыта. Алар арасында "Танцы на ТНТ"  катнашучысы, хип-хоп баттл җиңүчеләре Дмитрий Черкозьянов, Наргиз Радз, Мария Козлова, Евгений Барышев, Виталий Савченко һәм башкалар бар. Лагерь 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100