news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районының М7 юлында ике кеше зыян күргән

Җиңел машина М7 юлының 817 чакрымында юл киртәсенә килеп кергән.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында М7 юлының 817 чакрымында җиңел машина юл киртәсенә килеп керү сәбәпле ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Биектау районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 13.21 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл урынына 113 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре китә. Алар 47 яшьлек йөртүчегә һәм 76 яшьлек пассажирга «Ниссан Альмеро» машинасыннан чыгарга ярдәм итә һәм аларны ашыгыч хезмәт бригадасына тапшыра.

Зыян күрүчеләрне Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә илткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot