news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районының баш табиб-эпизоотологы: Сыерларда лейкоз авыруы кимүгә бара

Лейкоз белән авыручы хайванның сөт сыйфаты начарлана, продукт үзенең файдалы сыйфатларын югалта.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Биектау районының баш табиб-эпизоотологы Рамазан Гайсин районда мөгезле эре терлекләр арасында киң таралган авыру – лейкоз белән эшнең ничек торышы турыда сөйләгән. Бу хакта «Биектау яңалыклары» газетасы яза.

Белгеч билгеләп үткәнчә, соңгы елларда мөгезле эре терлекләрдә лейкоз авыруы бик күп очрый. Шәхси секторда да, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә терлекләр авырый. Әмма безнең районда бу тенденция кимү сөендерә, дип җиткерә Рамазан Гайсин.

Табиб сүзләренә караганда, хуҗалык җитәкчеләренең һәм шәхси хуҗалык башлыкларының бурычы - сөт савуны күтәрү һәм мөгезле эре терлекләрне тоту өчен яхшы шартлар тудыру гына түгел, ә терлекләрнең сәламәтлеге турында даими кайгырту да мөһим. Мөгезле эре терлекләрне лейкоз белән авыру-авырмавын вакытында тикшереп торырга кирәк.

Бу авыру кешеләр өчен куркыныч түгел дип санала, әмма ветеринарлар бу дөреслеккә туры килми дигән фикердә тора. Авыру хайванның сөт сыйфаты начарлана, продукт үзенең файдалы сыйфатларын югалта.

Биектау районында лейкоз белән авыру күрсәткечләре кими. Быел әлеге авыру тикшерелгән сыерлар арасында 3 процентка якын тәшкил иткән. Узган ел процент югарырак – биштән бераз артыграк булган. Тикшеренүләр якынча 18 мең баш мөгезле эре терлек арасында үткәрелгән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100