Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районының Бөреле бистәсендә янгында ир-ат үлгән
Күршеләр янгын турында хәбәр итү җиһазы эшли башлауга йорттан чыкканнар.
(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Биектау районында 62 яшьлек ир-ат янгында үлгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бөреле бистәсендәге йортта янгын чыгу турындагы хәбәр ашыгыч хезмәткә кичә иртән килгән. Янгын сүндерүчеләр 4 минуттан һәлакәт урынында булган.
Янгын 54 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Янгын сүндерүчеләр җимерекләр арасыннан ир-ат мәетен тапкан. Бинада ике гаилә яшәгән. Күршеләр янгын турында хәбәр итү җиһазы эшли башлауга йорттан чыкканнар.
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә чыккан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз