Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районындагы һәлакәттә коткаручылар “КАМАЗ” һәм “Жигули”дан ике кешене чыгарган
Һәлакәт бүген көн үзәгендә Казан – Әтнә юлының 9нчы километрында булган.
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Биектау районында килеп чыккан һәлакәттә коткаручылар “КАМАЗ” һәм “Жигули”дан ике кешене чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт бүген көн үзәгендә Казан – Әтнә юлының 9нчы километрында булган.

Урынга 113нче һәм 2нче зона коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләр килгән. Алар гидравлик корал ярдәмендә җиңел машинадан йөртүчесен һәм пассажир хатын-кызны чыгарган.

МЧС хезмәткәрләре “Жигули”ның аккумуляторын сүндергән һәм юлга түгелгән ягулыкны юдырган.

Һәлакәттә уртача тән җәрәхәтләре алучыларны Казанга 7нче хастаханәгә озатканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз