news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында юл-патруль хезмәте инспекторлары машинаны кар «әсирлегеннән» коткарган

Казан – Малмыж трассасының 24нче чакрымында чит ил автомобиле кар көртенә чумган.

Биектау районында юл-патруль хезмәте инспекторлары машинаны кар «әсирлегеннән» коткарган
16.мвд.рф

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында юл-патруль хезмәте инспекторлары бер машинаны кар «әсирлегеннән» коткарган. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Автоинспекторлар Марсель Усманов һәм Рәмис Насыйпов Казан – Малмыж трассасының 24нче чакрымында юл кырыенда кар көртенә чумган «Фольксваген» автомобилен күреп алган. Машина йөртүче полицейскийларга, автомобиле юл читенә төшеп, карга кереп батуы һәм аннан чыга алмавы хакында сөйләгән.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары машина йөртүчене патруль автомобиленә җылынырга чакырган, шуннан соң машина тирәсен кардан чистартып, янәшәдән узып барган эвакуатор ярдәмендә автомобильне юлга өстерәтеп чыгарырга булышкан.

«Фольксваген» шоферы инспекторларга рәхмәт әйтеп, юлын дәвам иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100